Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Галимнәр Казанда Россия һәм Көнчыгышның мәдәни элемтәләре турында фикер алыша
Татарстан башкаласында бишенче тапкыр узучы «Россия – Көнчыгыш» («Казанда Көнчыгыш базары») милли мәдәниятләр фестивале кысаларында халыкара фәнни-гамәли конференция башланды.
Форум халыкара мәдәни диалогның фәнни нигезләренә һәм практикасына (музей һәм тарихи коллекцияләрне саклау, Алтын Урда һәм татар ханлыклары мирасын өйрәнү, заманча сәнгатьтә сәнгать традицияләрен тапшыру, кросс-мәдәни белем бирү һәм театрны цифрлаштыру) багышланган.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Үз мәйданчыгында төрле халыклар һәм илләрнең мәдәниятен берләштергән масштаблы «Көнчыгыш базары» фестивале «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» республика чаралар планының иң мөһим вакыйгаларыннан берсе булды һәм шулай булып кала да. Бу – безнең һәркайсыбызга күршеләрнең мәдәнияте белән танышырга, теге яки бу төбәкнең музыкасын, текстын ишетергә һәм тарихын белергә мөмкинлек бирә торган җанлы диалог киңлеге. Хезмәттәшлек географиясе бик киң, әмма иң мөһиме – боларның барысы да реаль эчтәлек белән тулыландырыла», – дип билгеләп үтте ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
ТР Премьер-министры урынбасары сүзләренчә, Татарстан – халыкара диалог кору өчен уникаль мәйданчык, чөнки биредә 170тән артык милләт вәкиле дус-тату яши.
40тан артык ил вәкилләрен берләштергән V «Россия – Көнчыгыш» – «Казанда Көнчыгыш базары» Халыкара милли мәдәниятләр фестивале ТР башкаласында 9 ноябрьдә башланды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз