Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
15 июньнән Олан – Каратун трассасы участогы реконструкциягә ябыла
Татарстанның Апас районында 15 июньнән төбәк әһәмиятендәге Олан - Каратун автомобиль юлында транспорт хәрәкәтен вакытлыча туктатачаклар. Чикләү автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында федераль законның 30 маддәсе нигезендә кертелә, дип хәбәр итә ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Машиналар хәрәкәте трассаның 39,9нчы чакрымнан 44нче чакрымга кадәрге участогында ябылачак. Бу «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә торган реконструкция эшләре белән бәйле.
Әлеге участокта хәрәкәт 2026 елның 31 июленә кадәр ябык булыр дип көтелә.
Машина йөртүчеләргә расланган хәрәкәт схемасы нигезендә Олан – Каратун – Олы Кайбыч юлы, Олы Кайбыч авылын әйләнеп үтү, шулай ук Олы Кайбыч – Колангы участогы кебек альтернатив маршрутлар тәкъдим ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз