Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә махсус операциядә катнашучылар арасында Татарстан Рәисе Кубогы этабы узачак
17 июльдә Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасында Татарстан Рәисе II Кубогының муниципаль этабы узачак. Ярышлар «Мирас» спорт комплексы базасында үтә.
Катнашучыларга ике дисциплинада (йөзү һәм пычак ыргыту) үз осталыкларын күрсәтергә туры киләчәк. Турнир «Россия спорты» программасы ярдәмендә һәм Идел буе федераль округының «Ватан Геройлары» проекты кысаларында оештырыла.
Муниципаль сайлап алу этаплары Татарстанда майдан октябрьгә кадәр уза. Җиңүчеләр 2026 елның декабрендә Татарстан Рәисенең II Кубогы финалында очрашачак.
Турнир ачылган көнне катнашучылар һәм кунаклар өчен фотокүргәзмә оештырыла. Экспозициядә фронт тормышын сурәтләнгән фотолар тәкъдим ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз