news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«100 лидер. Киләчәк Татарстаны» проектында катнашучылар идеяләрен KDW форумында яклаячак

2027 елда «100 лидер. Киләчәк Татарстаны» проектында катнашучылар үз проектларын Kazan Digital Week форумы кысаларында яклаячак. ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисенең беренче урынбасары Елена Фәйзрахманова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Проектның елдан-ел үсүе бик сөендерә. Компетенцияләр саны арта, без яшь эшкуарларга бирә ала торган мөмкинлекләр киңәя. Хәзерге вакытта проектның срокларын билгелибез, әмма катнашучыларның үз идеяләрен Kazan Digital week форумы мәйданчыгында яклаячагы инде аңлашыла», – дип ачыклык кертте ул.

2026 елда 250дән артык кеше проектта катнашырга теләп гариза биргән, 24 проект арасыннан җиңүчеләр сайлап алынган. Быелгы ясалма фәһем төп тема булды, 2027 елда технологик суверенитет белән бәйле лейтмотив дәвам иттереләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot