news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус операциядә катнашучының 10 млн сумга якын бурычын гамәлдән чыгаруда булышачаклар

Махсус операциядә катнашучының 10 млн сумга якын бурычын гамәлдән чыгаруда булышачаклар
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы махсус хәрби операция бурычларын үтәү өчен контракт төзегән хәрби хезмәткәрләр өчен банкротлыкның аерым тәртибен күздә тоткан закон проектын беренче укылышта кабул итте. Документ, билгеле бер шартлар үтәлгәндә, әгәр бурыч йөкләмәләренең гомуми күләме 10 миллион сумнан артмаса, банкротлык процедурасын тәмамларга һәм хәрби хезмәткәрне күпчелек әҗәтләрдән азат итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Әмир Хәмитов сүзләренчә, хәрби хезмәт һәм хәрби бурычларны үтәү кеше өчен өстәмә финанс проблемалары чыганагына әверелмәскә, ә тыныч тормышка кайту күтәрә алмаслык бурычлар белән аралашып бармаска тиеш, инициатива нәкъ шуңа юнәлдерелгән дә.

«Илне якларга карар кылган кеше дәүләтнең аны һәм аның гаиләсен финанс проблемалары белән ялгызын калдырмаячагына ышанырга тиеш. Махсус операциядә катнашучыларга ярдәм алгы сызыкта хәрби бурычларны үтәү чоры белән генә чикләнергә тиеш түгел. Өенә кайтканнан соң кешегә гадәти тормышын торгызу, эшләү, гаиләсен тәэмин итү һәм киләчәккә планнар кору белән шөгыльләнә алырлык шартлар тудыру мөһим. Бүген без бу юнәлештә тагын бер адым ясыйбыз. Закон проекты махсус операция бурычларын үтәү өчен контракт төзегән хәрби хезмәткәрләргә банкротлыкның махсус механизмын тәкъдим итә. Әгәр әҗәтнең гомуми күләме 10 миллион сумнан артмаса, суд хәрби хезмәткәрнең үтенече буенча банкротлык процедурасын тәмамлый һәм аны күпчелек бурыч йөкләмәләреннән азат итә алачак. Шул ук вакытта, закон буенча гамәлдән чыгару күздә тотылмаган аерым бурыч төрләре өчен искәрмәләр каралган», – дип билгеләп үтте парламентарий.

news_right_1
news_right_2
news_bot