news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Убыр" мистик триллер авторының ун ел дәвамында язылган яңа романы басыла

Шамил Идиатуллинның “Город Брежнев” романы тиздән нәшрияттан чыгачак.

(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Тиздән рус телле татар язучысы Шамил Идиатуллинның “Город Брежнев” романы дөнья күрәчәк. Китап “Азбука” нәшриятында басыла. Бу хакта автор үзе социаль челтәрләрдә хәбәр итә. Нәшрият сайтына сылтама белән китапның тышлыгы да бирелгән. “Бу китапны ун ел буе язам инде. Берәр айдан кибетләргә чыгарга тиеш. Казанга да кайтыр дип өметләнәм. Минем “Убыр” китабы Казанда эксклюзивка әверелә язды бит. “Убыр”ның соңгы төргәкләрен Татарстан китап нәшрияты кибетләре сатып алган дип ишеттем, дип шәрехләгән автор фикер алышучыларга җавап итеп. Шунысы да әһәмияткә ия – Шамил бу китабын үз исеме белән чыгара. Әйтик, “Убыр” мистик триллеры Наил Измайлов псевдонимы белән чыккан иде. Моны язучы нәшриятларның теләге дип аңлата.

Мәгълүмат өчен: Шамил Идиатуллин Чаллыда үскән, Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлаган. Мәскәүдә яши. Язучы, журналист. 


Мәскәүдә яшәп иҗат итүче ике рус телле татар язучысы – Шамил Идиатуллин белән белән Илдар Әбүзаров үткән ел “Jadidfest” фестиваленә чакырулы иде. Шамил Идиатуллинның социаль челтәрдәге битеннән алынган фоторәсем шушы очрашудан.

“1983 елда беренче тапкыр "Гоп-стоп" җыры яңгырады, профкомнар кредитка һәм чиратсыз "москвич" алучыларның исемлеген төзи башладылар, әфган кампаниясенең дүртенче елында нефтькә бәяләр бер ярым тапкыр төште, АКШ СССРга карата икътисадый санкцияләр кертте...

Унөч яшьлек Артур дөньяның иң яхшы иле – СССРда, дөньяның иң яхшы шәһәре булган Брежневта яши. Ул бәхетле совет иле үсмере: дәрестә һәм пионер җыеннарында авызын ачып исни, подъездда гитара чиртә, дискотекаларда бии, тыелган каратэ белән шөгыльләнергә хыяллана һәм пионерлагерьга барасы килми. Әмма нәкъ менә пионерлагерьда Артур хыялын тормышка ашыра, беренче мәхәббәтен очрата һәм беренче остазын таба. Бу очрашу Артурның, әти-әнисенең, дусларының, дөняның иң яхшы илендәге иң яхшы шәһәренең тормышын бөтенләй үзгәртә” , дип язылган нәшриятның рәсми сайтында яңа китап турында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100