Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Уңышлы эшләүче авыл хуҗалыгы кооперативлары билгеле
Камияр Байтемиров аларның 8 млрд сумлык продукция җитештергәннәрен әйтте.
(Казан, 4 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда уңышлы эшләүче авыл хуҗалыгы кооперативлары билгеле.
Бу хакта фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе съездында билгеле булды.
Биектауның «Елмай» кооперативы, Мөслимнең «Фаиза» кооперативы, Яшел Үзәннең «Индейка», Лаешның «Кәүсәр», Лаешның «Заготовитель», Кукмараның «Монокорм», Мөслимнең «Агролидер» кооперативы — алдынгылар рәтендә.
Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Камияр Байтемиров кооперативларның 8 млрд сумлык продукция җитештергәннәрен әйтте. «Димәк, без дөрес юнәлештә», — диде.
2021 елда КФХларның тулай төбәк продукты 21,6 млрд сум, шәхси крестьян хуҗалыкларыныкы 98,2 млрд сум тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз