Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Уңышлы чыкса, Казанның энергияне нәтиҗәле файдалану тәҗрибәсе илкүләм кулланылачак
Мэр И.Метшин бүген киңәшмәдә Татарстан башкаласында гамәлгә кертеләчәк «Энергоэффективный квартал» дип аталган проект хакында шәрехләде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген шәһәр җитәкчелегенең традицион «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә мэр Илсур Метшин Казан белән Төмәннең энергияне нәтиҗәле файдалану буенча ил күләмендә пилот проекты мәйданчыклары сыйфатында тәҗрибә узачакларын, уңышлы чыккан очракта, аерым алганда, Казан тәҗрибәсе ил буенча кулланылачагын белдерде. «Энергоэффективный квартал» дип аталган әлеге проект тулы бер кварталлар, микрорайоннар күләмендә энергия куллануны модернизацияләүне күздә тота. Шул рәвешле, әкренләп Россия Федерациясе киңлекләрендә андый технология таралачак. Мэр сүзләренчә, бу хакта узган чәршәмбе көнне Мәскәүдә үткәрелгән Россия икътисадын технологик үстерү һәм модернизацияләү комиссиясе белән Президент советының фән, технологияләр һәм мәгариф буенча президиумы үткәргән уртак утырыш барышында билгеле булган.
1,5 ел дәвамында гамәлдә булачак бу пилот проекты сайлап алынган квартал яки районда, энергияне саклый торган технологияләр, энергия куллануны автомат рәвештә исәпкә алу, йортларны тышлау, кайсы йортларны аерым җылытуга күчерү кебек гамәлләр җылыту һәм су, электр белән тәэмин ителешне 20 процентка янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Проект федераль, республика һәм муниципаль бюджеттан, шулай ук идарәче компанияләрнең заем акчалары хисабына финансланачак, дип шәрехләде И.Метшин. Аның сүзләренчә, Төмәннекеләр якын арада Казанның транспорт инфраструктурасын өйрәнергә киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз