news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уңышка яшь комачауламый

74 яшьлек спорт ветераны Вячеслав Крайнов Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елын ике көмеш медаль яулап тәмамлый

(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанның спорт ветераны, 74 яшьлек Вячеслав Крайнов Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елын ике көмеш медаль яулап тәмамлый. Якташыбыз әлеге бүләкләргә авыр атлетика буенча Россия кубогы ярышлары һәм БДБ чемпионаты нәтиҗәсендә лаек булды. Россия кубогы ярышларында ул Якутия спортчысыннан гына калышты. Ил чемпионатында Липецки өлкәсе вәкиленнән соң икенче нәтиҗә күрсәтте.

Вячеслав Крайнов быел октябрь аенда ветераннар арасында Сиднейда узган олимпия уеннарында да катнашкан иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100