news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уңышка ирешкән яшьләр Казанда "Оpen Fest" татар җырлары фестивалендә катнаша

"Казан Кремле" музей-тыюлыгына килүче туристлар "Молодые и успешные" тамашасын карый алачак.

Уңышка ирешкән яшьләр Казанда "Оpen Fest" татар җырлары фестивалендә катнаша
Рамиль Гали/архив, Михаил Захаров

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Казанда "Оpen Fest" яшьләр җыр фестивале башлана. "Казан Кремле" Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгына килүче туристлар "Молодые и успешные" тамашасын карый алачак. Бу хакта IT-паркта – чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә музейның директоры Зилә Вәлиева хәбәр итте.

"Туристларны татар җырлары белән таныштыру максатыннан оештырабыз әлеге фестивальне. Татар халкының матур, моңлы, аһәңле җырларын яшь буын вәкилләре башкарачак. Шуңа күрә концертның исеме "Молодые и успешные" дип атала. Җырчылар арасында Алинә Шәрипҗанова, Эльмир Низамов кебек талантлы яшьләребез булачак. Тамашаны көннең беренче яртысында уздырырга планлаштырдык, туристлар өчен бик яхшы күңел ачу чарасы дип саныйм", - дип әйтте үзенең чыгышында Зилә Вәлиева.

Фестиваль 30 июньдә башланыр дип көтелә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100