news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уңыш җыюга әзерлек буенча авыл хуҗалыгы оешмалары арасында бәйге башланды

Конкурсны уздыру өчен 15 комиссия төзелгән, аның составына Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчеләре һәм белгечләре кергән.

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”). Республикада 2019 елда уңыш җыюга һәм туфракны эшкәртүгә әзерлек буенча агросәнгать комплексы оешмалары арасында конкурс башланды. Бу хакта “Татар-информ”га республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.

Конкурсның максаты – уңыш җыя торган комбайннар паркын, башка төр авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларын сыйфатлы итеп һәм үз вакытында әзерләүне, шулай ук туфракны эшкәртүгә агрегатлар әзерлеген тәэмин итү.

“Конкурс 15-19 июльдә узачак. Агросәнәгать комплексы оешмаларының урып-сугу эшләренә әзерлеге республиканың 43 районында тикшереләчәк”, - диде Авыл хуҗалыгы министрлыгының агросәнәгать паркларын инженер-техник яктан тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Ришат Булатов.

Конкурс шартлары буенча комбайннарга сезонлы техник хезмәт күрсәтү һәм дәүләт техник тикшерүе уздыру зарур. Һәм алар барысы да комбайннар парадында тәкъдим ителергә тиеш. Парадта комбайнчылар да, аларны алмаштыручы тракторист-машинистлар да мәҗбүри катнашырга тиеш.

  • Министрлык мәгълүматлары буенча 10 июльгә республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында 3,4 мең ашлык җыю комбайны бар. Аларның 3,2 меңе (92 процент) төзек хәлдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100