news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бөек Болгарның беренче юл күрсәткече барлыкка киләчәк

Бөек Болгарның беренче юл күрсәткече барлыкка киләчәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бөек Болгар буенча беренче юл күрсәткеч эшләнде. Ул районда туризмны үстерү буенча стратегик сессиядә беренче тапкыр тәкъдим ителде.

«Болгарда мондый юл күрсәткечләр юк иде әле. Ул туристлык инфраструктурасы субъектларын, автотуристлар өчен объектларны, җәмәгать транспорты расписаниесен, кафе, истәлекле урыннар турында мәгълүматны үз эченә алган. Аны әзерләү турындагы тәкъдим узган ел эшмәкәрләр тарафыннан җиткерелгән иде. Без аны әзерләдек, әмма бу әлегә проект варианты гына», - дип белдерде Спас районы башлыгы Роман Исланов «Татар-информ» агентлыгына.

Җәйге сезон башына юл күрсәткеч тулысынча әзер булыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot