news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Җиңү паркы янында 2 мең кешегә исәпләнгән 18 катлы йорт төзергә ниятлиләр

Казанда Җиңү паркы янында 2 мең кешегә исәпләнгән 18 катлы йорт төзергә ниятлиләр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанда Бондаренко һәм Маршал Чуйков урамнары чатында, Җиңү паркының төньяк-көнбатышында якынча 2 мең кешегә исәпләнгән күп катлы торак йорт төзергә ниятлиләр. Моның өчен территорияне планлаштыру документларына үзгәрешләр кертеләчәк. Шәһәр Башкарма комитетының карар проекты хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документ нигезендә, участокта 18 катка кадәр биеклектәге торак комплексы төзү каралган. Аның беренче катларында торак булмаган бүлмәләр, шулай ук территориягә хезмәт күрсәтү өчен кирәкле транспорт һәм инженерлык инфраструктурасы объектлары булачак.

Төзелешкә 2,61 гектар мәйданлы җир кишәрлеге бүлеп бирү күздә тотыла. Элек биредә бер подряд оешмасының автомобиль һәм җитештерү базасы урнашкан булган. Булачак торак йорт янында «Искәндәр» һәм «Ватан» спорт үзәкләре, автозаправка станциясе һәм офис биналары урнашкан.

Яңа торак фондының гомуми мәйданы якынча 60 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Тагын 5,36 мең квадрат метр торак булмаган бүлмәләр өчен каралган. Исәпләүләр буенча, яңа йортта бер кешегә 30 квадрат метр исәбеннән 2 меңгә якын кеше яши алачак.

Проект шулай ук биредә яшәүчеләр һәм территориягә килүчеләр өчен ким дигәндә 621 машина кую урыны булдыруны күздә тота.

news_right_1
news_right_2
news_bot