Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Геройлар янәшәдә» әдәби бәйгесенең рәсми логотибы барлыкка килде
«Герой янәшәдә» – «Герои рядом» әдәби конкурсының рәсми логотибы барлыкка килде. Ул Татарстан флагындагы йолдыз, каләм һәм төсләрне берләштерә, бәйгенең миссиясен (тарихи хәтерне саклау һәм каһарманлыкны сүз көче аша данлау) чагылдыра.

Кызыл, ак һәм яшел төсләр конкурсның туган җир һәм аның геройлары турындагы тарихлар белән бәйләнешен символлаштыра. Биш почмаклы йолдыз бәйге геройларының батырлыгын һәм фидакарьлеген гәүдәләндерә, ә каләм тарихны саклау алымын символлаштыра.
Искәртеп үтәбез, моңа кадәр оештыручылар – «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан китап нәшрияты – традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм ватанпәрвәрлекне үстерүгә багышланган бәйгенең икенче сезоны башлануы турында игълан иткән иде.
Конкурска махсус операция бурычларын хәл итү барышында Татарстан хәрбиләренең фидакарьлеген, батырлыгын, каһарманлыгын, ватанпәрвәрлеген чагылдырган, 2022 елдан соң язылган (моңа кадәр әлеге яки башка конкурсларда катнашмаган) әдәби әсәрләр кабул ителә.
Бәйгедә катнашу турында гаризалар, «Роман» номинациясеннән тыш, 2026 елның 1 августына кадәр «Патриотик юнәлештәге «Геройлар янәшәдә» – «Герои рядом» ачык әдәби конкурсы» билгесе белән түбәндәге электрон почта адресына кабул ителә: Konkurs@tatkniga.ru. «Роман» номинациясендә катнашу өчен гаризаларны 2026 елның 15 октябренә кадәр кабул итәләр.
Моннан тыш, җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә. 2026 елда конкурсның гомуми приз фонды 6,64 миллион сум тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз