news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уңган милләттәшебезне күркәм юбилее белән өлкә губернаторы тәбрикләде

Уңган милләттәшебезне күркәм юбилее белән өлкә губернаторы тәбрикләде

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары, үзенең уңышлары белән тирә-юньдә дан тоткан «Алга» акционерлык җәмгыятенең җитәкчесе Ситдиков Зиннәтуллага бу көннәрдә 50 яшь тулды. Булдыклы милләттәшебезне күркәм юбилее белән өлкә губернаторы Г. Ходырев та тәбрикләде. «Кайда гына эшләсәгез дә, Сез үзегезне заманча эшли ала торган тәҗрибәле белгеч, кыю һәм инициативалы җитәкче итеп күрсәттегез»,— дип бәяли өлкә җитәкчесе Зиннәтулла әфәнденең хезмәтен. Ул аның алдагы эшчәнлегендә дә зур уңышлар тели.

Зиннәтулла Ситдиков бүген Түбән Новгород өлкәсе авыл хуҗалыгында иң актив һәм уңышлы эшләүче эшмәкәрләрнең берсе. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне заманча оештыруда ул күпләргә үрнәк булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot