news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уңдырышсыз җирдә урман үсү яхшырак – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы

Бу экология һәм агач эшкәртү ягыннан да отышлы, ди белгеч.

(Биектау, 15 август, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Уңдырышсыз җирләргә акча түгеп, орлык чәчкәнче урман үстерергә кирәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты, урманчылык һәм урман урман культуралары кафедрасы профессоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Харис Мусин әйтте.

“Республикада урман белән капланган мәйдан 17 процент кына. Кайчандыр ул 50 проценттан артыграк булган, – диде ул. – Билгеле, монда объектив һәм субъектив сәбәпләр дә бар. Шулай булуга карамастан, сөрелгән туфрак ул – җирнең ярасы. Организм шулай корылган, һәр яра үз-үзен төзәтә. Менә шуларны исәпкә алып, бүген авыл хуҗалыгы кулланмый торган җирләрдә 5-6 елда урман сафка басарга, җир үзенең ярасын төзәтергә тиеш. Бу процессны тизләтергә дә мөмкинлегебез бар".

Галим сүзләренчә, чокыр, ерганаклар, уңдырышлылыгы түбән җирләргә агач утыртсак, "җирнең ашы" арта, ерганакларларның үсүе дә туктала. Утырткан урманнарның тирә-юньгә гаять зур уңай йогынтысы булыр иде.

“Безнең Татарстанда җирләр сөрелгән. Киров, Удмуртиядә җирдән бөтенләй файдаланмыйлар. Бу инде хуҗасызлык дип атала. Әмма шул ук вакытта тирән ерганакларга каршы торуда әллә нинди химия дә, техника да кирәк түгел: мәсьәләне табигый юл белән, агач утыртып чишәргә кирәк. Яңа утыртылган урманнар яңа чишмәләрне дә кире кайтара. Галимнәр, киләчәктә иң зур проблема су булачак, дип кисәтә. Шуңа күрә безгә чишмәләрне дә торгызырга кирәк", – ди авыл хуҗалыгы фәннәре докторы.

Уңдырышлыгы түбән булган җирләрдә, күпме техника, ягулык-майлау материаллары, эшче көчләр хезмәте кулланып, икмәк чәчкәнче, урман утырту, һичшиксез, отышлы дигән фикердә ул. "Бу экология ягыннан да кирәкле. Ә җирнең продукты – урман, агач булачак", – Харис Мусин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100