news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

1 августта «Казан» Гаилә үзәге янында транспорт хәрәкәте чикләнә

1 августта «Казан» Гаилә үзәге янында транспорт хәрәкәте чикләнә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанда 1 августта ел саен үткәрелә торган «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәме вакытында транспорт хәрәкәтенә чикләүләр кертеләчәк. Бу чарада катнашучыларның һәм кунакларның иминлеген тәэмин итү белән бәйле. Документ коррупциягә каршы экспертиза уза.

10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр ике юл участогында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Чикләүләр Сибгат Хәким урамы буенча – Декабристлар урамы чатыннан Әпсәләмов урамы чатына кадәр, шулай ук Бондаренко урамы буенча – Сибгат Хәким урамындагы 3нче йорттан алып бу урамга тоташканчыга кадәр ике якка да гамәлдә булачак.

Күрсәтелгән участоклар буенча махсус пропусклар белән җиһазландырылган транспорт чаралары гына йөри ала, аларның формасы «Казан шәһәренең парклар һәм скверлар дирекциясе» муниципаль бюджет учреждениесе тарафыннан расланачак.

Моннан тыш, бәйрәм вакытында «Казан» Гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгына керү дә чикләнә.

Казан шәһәре Башкарма комитетының Транспорт комитетына чикләүләр гамәлдә булган чорда юл билгеләрен урнаштыру һәм каплауны оештыру йөкләнгән.

Шулай ук чикләүләр гамәлдә булачак участокларда электр самокатларын, велосипедларны парковкалау һәм аларда хәрәкәт итү дә тыела.

news_right_1
news_right_2
news_bot