Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"Уңайлы мохит" дәүләт программасы 2020 елга кадәр озайтылган
Программаны озайту алга таба да инвалидлар һәм халыкның башка катламнары өчен уңайлы мохит булдыруны тәэмин итәчәк
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев "Уңайлы мохит" дәүләт программасын тормышка ашыру вакытын озайту турындагы карарны имзалаган, дип хәбәр итә "Интерфакс" РФ Хөкүмәте сайтына сылтама белән.
"Имзаланган карар белән "Уңайлы мохит" дәүләт программасын тормышка ашыру вакыты 2020 елга кадәр озайтылган (элегрәк аны тормышка ашыру вакыты 2015 елда тәмамлана иде)", - диелгән хәбәрдә.
Аңарда билгеләп үтелгәнчә, Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2011-2020 елларга "Уңайлы мохит" дәүләт программасын эшләү һәм проектны килештерү планын раслаган. Хөкүмәткә әлеге дәүләт программасы 2015 елның 20 маена кадәр кертү ниятләнә.
Программаны озайту алга таба да инвалидлар һәм халыкның башка катламнары өчен уңайлы мохит булдыруны тәэмин итәчәк, дип ассызыклана РФ Хөкүмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз