news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 63 яшьлек ир-атан тугыз килограмм киндер алганнар

Чистайда яшәүче 63 яшьлек ир-аттан тугыз килограмм киндер алганнар. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Хокук саклаучылар мәгълүматы буенча, аның йорт яны участогын тикшергән вакытта оперативниклар 282,5 грамм марихуана, шулай ук электрон үлчәүләр, төрү материалы һәм киндер табып алган.

Ир-ат киндерне өеннән ерак түгел, чокырда үстерүен әйткән. Ул наркотикны алга таба сату өчен махсус җиһазландырылган ишегалды корылмасында саклаган һәм киптергән.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Чистай кешесенә ун елдан егерме елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

news_right_1
news_right_2
news_bot