Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тыва театры "Нәүрүз"гә иң патриотик спектаклен алып килгән
"Нәүрүз" халыкара театр фестивале кичә – 9 июньдә ябылды.
(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Төрки халыкларның “Нәүрүз” халыкара театр фестиваленә Кок-Оола исемендәге Тыва музыкаль-драма театры яшь драматург Сәлим Монгушның Бөек Ватан сугышы елларында тыва халкы батырлыгына багышланган «Торналар» драмасын алып килгән иде.
Искәртеп үтәбез, "Нәүрүз" халыкара театр фестивале кичә – 9 июньдә ябылды.
Патриотизм хисе белән сугарылган спектакль тыва ирекле кавалериясе эскадронының Көнбатыш Украинаны азат итүгә керткән өлеше турында. Ирләре белән бергә фронтка киткән тыва хатыннары шәфкать туташы булып хезмәт иткәннәр, ирләре белән бергә яуга да кергәннәр.
Төп героиняның прототибы – тыва эскадронының соңгы исән калган сугышчысы – санитарка Байлак Вера. Ул 2013 елда 90 яшенә җитеп вафат булган.
“Нәүрүз” кунаклары фестиваль тәмамланып бүген юлга кузгалсалар, тыва делегациясе Казанда тагын ике көн булачак әле. Чөнки 10 һәм 11 июньдә Камал театрында Кок-Оола исемендәге Тыва музыкаль-драма театры гастрольләре узачак. Тывалылар Казанга үз реперуарларындагы ике иң яхшы спектакльләрен алып килделәр, дип хәбәр итә Кызыл шәһәренә алмаш гастрольләргә җыенган Г.Камал театрының матбугат хезмәте.
Бүген Тыва театры А.Цагарелиның “Ханума” комедиясен күрсәтәчәк. 11 июньдә милли автор В.Серен-Оолның тыва риваяте буенча язылган "Кан-Кыс" спектакле тәкъдим ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз