Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тыва театры Казанга милли уен коралына багышланган музыкаль риваять алып килгән
Казанда төрки халыкларның “Нәүрүз” халыкара театр фестивале бара.
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тыва театры Казанга этник музыка уен коралының килеп чыгышы турында риваятькә нигезләнгән спектакль алып килгәннәр. “Ятаган” спектакле “Нәүрүз” театр фестивале кысаларында Камал театрының зур залында күрсәтелде.
Әсәр сюжеты буенча скиф ханы үзенә нәсел дәвамчысы табып бирердәй хатын эзли. Аның ике хатыны бала таба алмый. Хезмәтчеләр патшабикә булырдай кызны сарайга китерәләр. Кыз теләмәсә дә, патшага бала табып бирергә ризалаша. Әмма карт патшадан туган баланы имезмәячәген белдерә. Яшь хатынның каткан күңелен бары тик карт чичәннең ятаганда уйнап җырлавы гына эретә ала.
Спектакльне “Нәүрүз” фестиваленә чакырылган театр тәнкыйтьчеләре, фестивальдә катнашучылар һәм Казан тамашачысы карады. Музыкаль спектакльне тамашачы яратып кабул итте.
Матбугат конференциясендә В.Как-оол исемендәге Тыва милли музыкаль драма театры директоры Станислав Ириль әйтүенчә, ятаган – тываларның борынгы балалары әзерләгән кызыклы музыка уен коралы. Борынгы заманнарда аны уйнап бишек көе көйләгәннәр. “Инструмент хәзер дә кулланылышта. Аны хәзер дә ясыйлар. Ул хәзер дә шул ук авазларны чыгара”, - диде театр җитәкчесе.
Спектакльдә театр милли оркестры да катнаша.
- Казанда төрки халыкларның “Нәүрүз” халыкара театр фестивале бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз