Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тыва театры Казанга фестивальгә һәм гастрольләргә килә
10 июньдә Тыва театры А.Цагарелиның “Ханума” комедиясен, 11 июньдә В.Серен-Оолның тыва риваяте буенча язылган "Кан-Кыс" спектаклен куя.
(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). 10 һәм 11 июньдә Камал театрында Кок-Оола исемендәге Тыва музыкаль-драма театры гастрольләре узачак, - дип хәбәр итә Г.Камал театрының матбугат хезмәте. Тывалылар Казанга үз реперуарларындагы ике иң яхшы спектакльләрен алып киләләр.
10 июньдә Тыва театры А.Цагарелиның “Ханума” комедиясен күрсәтәчәк. 11 июньдә милли автор В.Серен-Оолның тыва риваяте буенча язылган "Кан-Кыс" спектакле тәкъдим ителә.
Шулай итеп, Казанга Төрки халыкларның XIII "Нәүрүз" Халыкара театр фестиваленә килгән Кок-Оола исемендәге Тыва музыкаль-драма театры үзенең фестиваль программасын Казан гастрольләре белән дәвам итәчәк.

Театр 9 июньдә фестиваль кысаларында К.Тинчурин театры сәхнәсендә Сәлим Монгушның «Журавли» драмасын күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз