news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тыва делегациясе Татарстанда урман хуҗалыгы эшчәнлеге тәҗрибәсе белән таныша

Тыва урманнарында күпчелек ылыслы агачлар үсә.

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Татарстанга урман хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышу һәм тәҗрибә алышу максатыннан Тыва Республикасының Урман хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты әгъзалары килде. Делегацияне комитет рәисе Альберт Бараан җитәкли. Бу хакта Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бүген Тыва делегациясе Татарстан Урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров белән очрашты. Ведомство башлыгы тывалыларны Татарстанда урман хуҗалыгы эшчәнлеге белән таныштырды һәм әлеге тармак перспективалары турында сөйләде. Кунаклар үз чиратында үзләрендәге урман ресурслары хакында җиткерде.

Тыва Республикасында урманнар 11 млн. гектар мәйданны били, шуның 70 процентын резерв урманнар тәшкил итә.Тыва урманнарында күпчелек ылыслы агачлар (нарат, себер кедры) үсә.

Очрашу барышында үзара багланышларның перспективалы юнәлешләре турында сөйләштеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot