news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТЮЗ тамашачы соравы буенча 2007 елда куелган «Семья Романа» спектаклен яңартты

ТЮЗ тамашачы соравы буенча 2007 елда куелган «Семья Романа» спектаклен яңартты
Фото: Казан ТЮЗының матбугат үзәге

Казан яшь тамашачы театры Василий Сигаревның «Семья вурдалака» пьеасасы буенча 2007 елда куелган «Семья Романа» спектаклен яңартты. Премьерасы Казанның «СОлНЦе» мәктәбендә үтте.

«Семья Романа» спектакле Владимир Чигишев тарафыннан 2007 елда куелган иде. Наркомания кебек катлаулы темага сөйләшү озак еллар дәвамында ТЮЗ репертуарының мөһим өлеше булып торды», дип спектакль тарихын искә төшерә театрның матбугат үзәге.

Театр спектакльне күпсанлы тамашачылар һәм педагоглар соравы буенча яңарткан. 2007 елларда әлеге спектакльне караган укучылар үзләре әти-әниләр булгач, театрга әлеге спектакльне сорап мөрәҗәгать иткәннәр.

«Спектакль наркотикларга каршы программа кысаларында эшләнде. Без аны мәктәпләрдә, ВУЗларда, ССУЗларда күрсәтергә җыенабыз. Заявкалар бар», ди ТЮЗ директоры Айгөл Горнышева. Ул спектакльне «шок терапиясе» дип атады.

«Мин бу спектакльне вакцина-прививка дип атыйм. Моны күрергә һәм куркырга кирәк. Башка беркайчан да якын килерлек булмасын», диде театр директоры.

Вакыйгалар уллары наркоман булган гаиләдә бара һәм бернинди якты киләчәк юклыгы ачык күренә.

Спектакль 12+ тамгасы белән чыгарылган. Ул 1 сәгатьтән артык бара. Спектакль тәмамлангач балалар бик озаклап төркем-төркем җыелып фикер алыштылар.

  • «Семья Романа» спектакле ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән торгызылган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100