news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТЮЗ «Казан» гаилә үзәге тирәсендә һәм эчендә театраль романтик аудиоспектакль чыгарды

ТЮЗ «Казан» гаилә үзәге тирәсендә һәм эчендә театраль романтик аудиоспектакль чыгарды
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Казан ТЮЗы «Казан» гаилә үзәге тирәсендә һәм аның эчендә театраль романтик прогулка әзерләде. «9 этажей любви» аудиоспектаклен тамашачы колакчыннар белән тыңлаячак.

«Безнең алга мәхәббәт турында тамаша әзерләү максаты куелган иде. миңа калса, безнең репертуарда мәхәббәт күбрәк булган саен яхшырак, димәк, тирә-ягыбызда да мәхәббәт күбәячәк. Быел гаилә елында бу бигрәк тә мөһим», - дип романтик аудиоспектакль тарихын сөйләде ТЮЗның баш режиссеры Радион Букаев премьера алдыннан тамаша кылган журналистларга.

ТЮЗ аудиоспектакльне «Казан» гаилә үзәге һәм Казан шәһәренең Парклар һәм скверлар дирекциясе белән уртак хезмәт буларак тәкъдим итә.

Спектакль өчен махсус колакчыннар сатып алынган. Тамаша атнага ике тапкыр планлаштырыла. Романтик сәяхәткә тамашачы 25 кешелек төркемнәр булып чыгачак.

Театр сәхнәсеннән тыш тамашалар артуын театр җитәкчелеге бинаның ремонтка әзерләнүе белән аңлата. Радион Букаев әйтүенчә, мондый тамашалар тагын да булачак.

Спектакльнең үзенчәлеге аның театраль драматургия кануннары буенча эшләнмәвендә. «Мин театр драматурглары белән эшләргә өйрәнгән. Монда башка төрле сценарист кирәк иде. Без аларны КВНнарга, башка бәйрәм чараларына сценарийлар язучылар арасыннан эзләп карарга булдык», – дип аңлатты режиссер. Инсценировканы элеккеге КВНщиклар Тимур Шәрифуллин, Михаил Буланов һәм Александр Кандыба язган.

Тамашада артистлар катнашмый, артистлар Руслан Зубайраев, Дарья Бакшеева, Эльвина Сафина һәм Матвей Калининның тавышы алдан яздырылган.

Спектакль кысаларында интерактив та планлаштырыла. Тамашачы Никахлар сараеның Көмеш, Алтын һәм Шәрыкъ заллары аша узганда тамашачы арасыннан ике кеше сайланып, уен формасында язылышу йоласы тәкъдим ителә.

  • «9 этажей любви» романтик аудиоспектакль тамашачыга 15, 17, 22, 24, 29 май көннәрендә 19 сәгатьтә тәкъдим ителә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100