news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТЮРКСОЙда оешма җитәкчесен сайладылар

Төркия провинциясе 2018 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы булды.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Айсылу Хафизова). 5 декабрьдә Төркестанда (Казахстан), төрки дөньяның 2017 елгы мәдәни башкаласында, ТЮРКСОЙ даими советының XXXV утырышы узды. Анда 2018-2020 елларга оешманың җитәкчесен сайладылар, дип хәбәр итә ТЮРКСОЙның матбугат хезмәте.

Дүсән Касеинов яңадан ТЮРКСОЙ генераль сәркатибе итеп сайланды. Төрке телле илләр һәм төбәкләрнең мәдәният министрлары, Төркия Республикасы Мәдәният һәм туризм министрлыгы гаризасын игътибарга алып, Кастамону шәһәрен 2018 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп сайлады.

Азербайҗан, Казахстан һәм Кыргызстан Мәдәният министрлыклары тәкъдиме нигезендә, даими совет 2018 елда ТЮРКСОЙ илләрендә юбилей чаралары үткәрү турында карар кабул итте. Алар: азербайҗан композиторы Кара Караевның - 100, казах язучысы Магҗан Җомабаевның – 125 һәм кыргыз әдибе Чыңгыз Айтматовның 90 еллыгы чаралары.

Хуҗа Әхмәд Ясәви исемендәге университетның концертлар залында төрки дөньяның башкаласы тантаналы төстә ябылды. Концертта төрле илләрдән килгән иҗат коллективлары һәм солистлар, шул исәптән Татарстаннан Айдар Сөләйманов катнашты.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100