news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ТЮРКСОЙ тарафыннан Зәки Вәлиди елы игълан ителде
Зәки Вәлидигә багышланган чараларны ТЮРКСОЙ әгъзасы булган барлык илләрдә дә оештыру күзаллана
Скопировать ссылку
(Уфа, 2 февраль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов бүген Уфага эш сәфәренә килгән ТЮРКСОЙ халыкара оешмасы генераль директоры Дүсән Касеиновны кабул итте һәм эшлекле сөйләшүләр алып барды. Очрашуда Башкортстан Республикасы белән ТЮРКСОЙ арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелде. Шулай ук Оешманың даими советының чираттагы утырышын үткәрү буенча фикер алышулар булды.
Сөйләшүдә быелгы елны ТЮРКСОЙ илләре кысаларында танылган галим һәм җәмәгать эшлеклесе Әхмәтзәки Вәлиди елы буларак игълан итү хакында да килешенде. Бу хакта былтыр көз айларында ук алдан сөйләшүләр булып куйган иде инде. Быел Әхмәтзәки Вәлидинең тууына 120 ел. Шушы юбилей Башкортстанда бик зурлап бәйрәм ителәчәк. ТЮРКСОЙ оешмасы да бу чарадан читтә калмаска булды. Зәки Вәлидигә багышланган чараларны ТЮРКСОЙ әгъзасы булган барлык илләрдә дә оештыру күзаллана. ТЮРКСОЙ оешмасы генераль директоры Дүсән Касеинов әйтүенчә, Төркиядә дә бу уңайдан бай программалы чаралар әзерләнә.
Уфада эшлекле сөйләшүләр алып бару белән бергә, Дүсән Касеинов башкаланың музейларында, театрларында, истәлекле урыннарында да йөри.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot