news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТЮРКСОЙ оешмасы Генераль секретаре: “2011 ел Тукай билгесе астында узачак”

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә ТЮРКСОЙ оешмасы Генераль секретаре Дүсән Касеинов белән очрашты

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә ТЮРКСОЙ оешмасы Генераль секретаре Дүсән Касеинов белән очрашты.
Очрашуда Тукай елы (2011 ел ТЮРКСОЙ оешмасы тарафыннан Тукай елы дип игълан ителгән) кысаларында узачак чаралар, Сабантуй бәйрәмен ЮНЕСКОның матди булмаган исемлегенә кертү, шулай ук Болагр һәм Свияжскины яңадан торгызу проекты хакында фикер алышынды. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының Халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Тимур Акулов, ТР Мәдәният министрлыгының ТЮРКСОЙдагы вәкиле Земфира Хәсәнова катнашты.
Минтимер Шәймиев очрашуда билгеләп үткәнчә, ТЮРСОЙ оешмасы төрки телле илләрнең бай мәдәни мирасын саклауда зур эш башкара. 1993 елда Татарстан күзәтүче сыйфатында әлеге Халыкара оешмага керде. Хезмәттәшлек елдан-ел киңәя.
Татарстанның беренче Президенты билгеләп үткәнчә, республика мәшһүр татар шагыйре Габдулла Тукайның 125 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узачак чараларга һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер.
Минтимер Шәймиев хәбәр иткәнчә, Татарстан Сабантуй бәйрәмен матди булмаган мирас исемлегенә кертү турында ЮНЕСКОга документлар тапшырган. Әлеге бәйрәм төрки халыклар яшәгән Россия һәм чит илләрдә билгеләп үтелә. “Сезнең ярдәм белән без бу юлны лаеклы төстә үтәрбез дип өметләнәм”, - диде ул.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Болгар һәм Свияжски мәдәни һәйкәлләрен яңадан торгызу проектына аерым тукталды. 922 елда Болгар территориясендә ислам дәүләт дине буларак кабул ителә. Россия мөселманнары өчен ул изге урын һәм хаҗ кылу үзәге. Свияжск – уникаль архитектура һәйкәле. Болгар һәм Свияжскины яңадан торгызу проектын Россия җитәкчелеге дә хуплады.
“Мин проект белән танышырга өлгердем инде, ул искиткеч”, - дип белдерде очрашуда Дүсән Касеинов. Аның сүзләренә караганда, әлеге проект территориясендә яңадан торгызуны таләп иткән күп кенә мәдәни һәйкәлләр булган советларга кадәрге киңлек өчен үрнәк булачак. “Бу ТЮРКСОЙ башкара торган эшләргә аваздаш”, - дип ассызыклады ул.
“Проектта катнашу безнең өчен намус эше булачак”, - дип белдерде Дүсән Касеинов.
ТЮРКСОЙ оешмасы башлыгы Минтимер Шәймиевнең төрки мәдәниятне үстерүгә керткән зур өлешен билгеләп үтте һәм Татарстанның беренче Президентына ТЮРКСОЙның Мактаулы медален тапшырды.
Дүсән Касеинов очрашуда ТЮРКСОЙ оешмасының соңгы еллардагы зур проектлары, аерым алганда, Нәүрүз бәйрәмен ЮНЕСКОның матди булмаган исемлегенә кертү хакында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, ТЮРКСОЙ оешмада әгъза булып торучы илләрне Тукайның 125 еллыгын бәйрәм итү чараларында катнаштыру өчен бөтен көчен куячак.
Оешмада 2011 елда узачак чаралар исемлеге төзелгән. Төрек телендә “Г.Тукай әсәрләренең чит телләргә тәрҗемә итү өчен эталон үрнәге” дигән китап басмага әзерләнә. Төрки телле илләр фотографларының чираттагы иҗат лабораториясе Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган. “Тукай эзләре буйлап” дигән фотоальбом нәшер ителәчәк. “Шагыйрь мәхәббәте” операсы күрсәтеләчәк, Г.Тукайның иҗади мирасы һәм аның төрки телле халыклар әдәбиятына ясаган йогынтысына багышланган Халыкара фәнни симпозиумнар, конференцияләр узачак. 24-26 апрель көннәрендә Татарстан делегациясе Истанбул һәм Әнкарада Г.Тукайның туган көненә багышланган чараларда катнашыр дип көтелә.
“2011 ел Тукай билгесе астында узачак”, - дип белдерде Дүсән Касеинов.


news_right_1
news_right_2
news_bot