news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан укучылары Бөтенроссия һөнәри ориентация атналыгында катнашты

Татарстан укучылары Бөтенроссия һөнәри ориентация атналыгында катнашты
Фото: «Киләчәккә билет» проекты матбугат хезмәте

Татарстанда бер мең мәктәп укучысы беренче Бөтенроссия һөнәри ориентация айлыгы кысаларында оештырылган Бөтенроссия һөнәри ориентация атналыгында катнашты. Бу хакта «Киләчәккә билет» проектының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россиянең 70 төбәгеннән барлыгы 200 меңнән артык мәктәп укучысы һәм педагог һөнәри ориентация чараларында катнашты. Чаралар РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә «Киләчәккә билет» Бердәм һөнәри ориентация моделе кысаларында узды.

Бөтенроссия һөнәри ориентация атналыгының төп бурычы мәктәп укучыларын хәзерге заман һөнәрләре, ихтыяҗ зур булган белгечлекләр һәм туган төбәктә һөнәри үсеш мөмкинлекләре белән таныштырудан гыйбарәт иде.

Ул һөнәри диагностиканы, предприятиеләргә экскурсияләрне, мастер-классларны һәм һөнәри сынауларны үз эченә алды. Чараларның форматы укучыларга шул исәптән үзләре кызыксынган өлкәләрне, сәләтләрен һәм алга таба белем алу перспективаларын бәяләргә мөмкинлек бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot