news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тышкы эшләр министры урынбасарына «ТР алдындагы казанышлары өчен» ордены медале бирелде

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов XV KazanForum кысаларында Россия Тышкы эшләр министры урынбасары Александр Панкин белән очрашты. Ул тышкы эшләр министрлыгына республиканың халыкара хезмәттәшлеген үстерүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук Панкинга «ТР алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды, дип хәбәр итә ТР җитәкчесе матбугат хезмәте.

Миңнеханов КФУның астрономия обсерваторияләрен ЮНЕСКО исемлегенә кертү буенча зур эш башкарганы өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Панкин Татарстанның Россиянең ислам дөньясы белән элемтәләрен ныгытуга керткән өлешен һәм бу көннәрдә республика башкаласында уздырыла торган икътисади форумның әһәмиятен билгеләп үтте.

ТР Рәисе шулай ук «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән Россия Тышкы эшләр министрлыгының күп яклы гуманитар хезмәттәшлек һәм мәдәни элемтәләр департаменты директоры урынбасары Татьяна Довгаленконы бүләкләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100