news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле: «Алабуга» күптән Көнбатышның игътибарын җәлеп итә

«Алабуга» махсус икътисади зонасына НАТО комплектациясендәге пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме алдан планлаштырылган. Бу хакта үзенең Телеграм-каналында Россия Тышкы эшләр министрлыгының Луганскидагы вәкиле Владислав Дейнего язган.

«Алабуга Политех» Көнбатышның игътибарын күптән җәлеп итә», – дигән ул.

Дейнего сүзләренчә, «Алабуга» махсус икътисади зонасы тулай торагына һөҗүм итү «Көнбатыш гамәлләренә мантыйк ягыннан туры килә».

Бүген иртән республиканың Алабуга һәм Түбән Кама предприятиеләренә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүм итте. Соңрак «Алабуга» махсус икътисади зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев пилотсыз очкычларның икътисади зона территориясендәге тулай торакка төшкәнен әйтте. Үз чиратында Түбән Кама мэры Рамил Муллин пилотсыз аппаратның җирле предприятиегә һөҗүм итүе турында сөйләде. Аның сүзләренчә, дрон иминлек системасы тарафыннан зарарсызландырылган, предприятиенең технология процессы бозылмаган.

Республика Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, һөҗүм нәтиҗәсендә җитди җимерелүләр булмаган, оешмаларның эше өзелмәгән. Тикшерүчеләр һөҗүмнең сәбәпләрен ачыклаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100