Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тышкы эшләр министрлыгы: Россиянең АКШтагы Илчесе Дарчиев кинәт вафат булган
Россиянең АКШтагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Дарчиев 66 яшендә кинәт вафат булды, дип хәбәр иттеләр РФ Тышкы эшләр министрлыгында.
«Күренекле дипломат, тәҗрибәле җитәкче, яхшы иптәш һәм остаз вафат булды. Дарчиев Россия тышкы сәясәтенең иң җаваплы юнәлешләренең берсендә эшләде», – диелә ведомство белдерүендә.
Александр Никитич Дарчиев 1960 елда туган. Тарих фәннәре кандидаты. Дипломатик хезмәттә 1992 елдан бирле тора. 2003 елдан 2005 елга кадәр – РФ Тышкы эшләр министрлыгының Төньяк Америка департаменты директоры урынбасары, 2005 елдан 2010 елга кадәр – РФ Илчелегенең АКШтагы киңәшче-илчесе, 2010 елдан 2014 елга кадәр – Төньяк Америка департаменты директоры, 2014 елдан 2021 елга кадәр – Россиянең Канададагы илчесе, 2021 елдан – яңадан Төньяк Америка департаменты директоры.
2025 ел башында РФ Президенты Владимир Путин Александр Дарчиевны Россиянең Кушма Штатлардагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе һәм Вашингтондагы Америка дәүләтләре оешмасы каршында даими күзәтүче итеп билгеләде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз