Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тышкы эшләр министрлыгы Латин Америкасы лидерлары Казанга БРИКС саммитына килер, дип көтә
Россиядә БРИКС саммитына Латин Америкасының берничә дәүләте (Бразилиядән кала, чөнки ул инде берләшмә әгъзасы) вәкилләре килер, дип өметләнәләр. Бу хакта РФ Тышкы эшләр министрлыгының Латин Америкасы департаменты директоры Александр Щетинин белдерде.
Россия ягы кунакларга чакыру юллады инде, дип ачыклык кертте ул.
«БРИКС саммитында Латин Америкасы илләренең берничәсеннән вәкилләр катнашыр, дип өметләнәбез», - дип китерә дипломат сүзләрен «Известия» газетасы.
Моңарчы хәбәр ителгәнчә, Боливия лидеры Луис Арсе БРИКС саммитына киләчәк. Искәртик, әлеге чара Казанда 22-24 октябрьдә узачак. Әлегә исә Татарстан башкаласында Kazan Digital week башланып китте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз