news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тышкы эшләр министрлыгы Израильгә барырга рөхсәт итте

РФ Тышкы эшләр министрлыгы Россия гражданнарының Израильгә бару чикләүләрен гамәлдән чыгарды. Карар Якын көнчыгыш төбәгендә вазгыять чагыштырмача тотрыклану фонында кабул ителгән. Бу хакта Тышкы эшләр министрлыгының Консуллык департаменты директоры Алексей Климов ТАССка биргән интервьюсында әйткән.

Дипломат билгеләп үткәнчә, Израильгә бару өчен хәзер каршылыклар юк. Әмма ул ассызыклаганча, илдә булган россиялеләргә Сирия һәм Ливан белән чиктәш районнарга, шулай ук Газа секторына якын районнарга барудан тыелырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot