news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты билгеле булды

Тынычлык өчен Нобель премиясен 2024 елда Nihon Hidankyo атамалы Япония оешмасы алды. Оешмага 1945 елда АКШ Кораллы көчләре Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләрен атом-төш корал кулланып бомбардировкалаган вакытта исән калганнар нигез салган. Хәзерге вакытта берләшмә бөтен дөнья буйлап атом-төш коралын тыю тарафдарларыннан санала.

Норвегия Нобель комитетында аңлатуларынча, әлеге берләшмә премиягә «атом-төш коралыннан башка тынычлыкка ирешүдә тырышлыгы һәм атом-төш коралы кабат беркайчан да кулланылырга тиеш түгеллеген күрсәтүе өчен» лаек дип табылган.

Моңарчы билгеле булганча, Көньяк Корея язучысы Хан Ган әдәбият буенча Нобель премиясе лауреаты булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot