news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Тынычлык» мәчете янында тантаналы рәвештә чишмә ачылды

Тынычлык бистәсендәге «Тынычлык» мәчетендә Мәүлид узды һәм тантаналы рәвештә чишмә ачылды. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, җитәкчеләр, мәхәллә әгъзалары, эшмәкәрләр катнашты, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Татарстанда мәчетләр янында эчәргә яраклы су чыганакларын булдыру тәҗрибәсе тормышка ашырылып килә. «Тынычлык» мәчете янындагы чишмә эшмәкәрләр Рамил Фәйзуллин, Андрей Морокко, Наил Ситдиков, Марат Биктимеров һәм башка мәхәллә әгъзалары тырышлыгы белән булдырылды. Мөфти Камил хәзрәт, бу изге эшкә өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдереп, су белән тәэмин итүнең иң саваплы гамәлләрдән булуы хакында әйтте.

Бу – Тынычлык бистәсендәге икенче чишмә. Ул халыкның суга булган ихтыяҗын капларга мөмкинлек бирәчәк. Беренче чишмә 2025 елның 11 апрелендә «Камил» мәчете янында ачылды.

Мөфти Камил хәзрәт, чарага килгән кунакларга мөрәҗәгать итеп, Мәүлиднең фазыйләтләре, мөһимлеге һәм аны билгеләп үтү зарурлыгы турында сөйләде. «Без Мәүлид уңаеннан, һичшиксез, шатланырга тиешбез. Пәйгамбәребезнең с.г.в. иң явыз дошманы булган Әбу Ләхәбнең Тәмугта һәр дүшәмбе саен газабы җиңеләя, чөнки ул үз вакытында Мөхәммәднең с.г.в. тууына бик нык сөенгән», – диде хәзрәт һәм барлык мөселманнарны Пәйгамбәребез с.г.в. Мәүлиденә шатланырга чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot