news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Тынычлык" мәчетендә мөфтинең "Коръән тәфсире" дәресләре башлана

Дәресләр һәр атнаның җомга көнендә ястү намазыннан соң үткәрелә. Мөфти дәресләренә теләгән һәркем килә ала

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). Бу атнаның җомга көненнән (21 февраль) Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның "Тынычлык" мәчетендә Коръән тәфсире буенча дәресләр алып бара башлый.

Дәресләр һәр атнаның җомга көнендә ястү намазыннан соң үткәрелә. Мөфти дәресләренә теләгән һәркем килә ала, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.

Билгеле булганча, Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөфтие булып сайланганчы, "Тынычлык" мәчетендә имам-хатыйб вазыйфаларын башкарган инде. Хәзер дә ул ике вазыйфаны бергә алып бара.

"Тынычлык" мәчете Мелитопольская урамы, 15 йорт адресы буенча урнашкан.
 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot