news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тынычлык әләме Аксубайга килеп җитте

Тынычлык Әләмен рәссам, язучы Николай Рерих тәкъдим иткән.

(Аксубай, 15 ноябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Шимбә көнне Аксубай туган якны өйрәнү музеенда истәлекле вакыйга булды .Илче сәнгать һәм фәнни оешмалар, тарихи һәйкәлләрне саклау турындагы халыкара килешү символы – Тынычлык Әләмен районга алып килеп тапшырды. бу турыда җирле басма яза.

Монда районның беренче затлары, иҗтимагый оешма җитәкчеләре һәм мәктәп укучыларының Халыкара Тынычлык Байрагы комитетының вәкаләтле вәкиле Тамара Макаренко белән очрашуы булды.

"Җир йөзендә яшәүче бер генә кеше дә, тынычлык һәм кешелекнең мәдәни кыйммәтләре өчен меңләгән еллар дәвамында барган көрәштән читтә калырга тиеш түгел", – дип сәламләде очрашуга килүчеләрне Тамара Макаренко.

Тынычлык Әләмен рәссам, язучы Николай Рерих тәкъдим иткән. Әләм барлык эре музейларда, һәйкәлләрне саклау оешмаларында, хәтта галәмдә, “Тынычлык“ орбита станциясендә дә бар.

Тамара Макаренко туган якны өйрәнү музее директоры Әлфия Нурхамәтовага Тынычлык Байрагын, аның белән бергә Рерихның “Изге София“ картинасы репродукциясен мәңгелек саклауга тапшырды һәм Диплом белән бүләкләде.

Тынычлык Байрагы Эстафетасына 2014 елда Барнаулда Халыкара Тынычлык Әләме комитеты Президенты доктор Алиса Родригес тарафыннан нигез салынган булуын билгеләп үтте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100