news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тынычлык бистәсе Сабан туенда "Турецкий хоры" "Туган тел" җырын башкарды

Җырны алар махсус Сабантуйга дип өйрәнеп килгән.

(Казан, 23 июнь, "Татар-информ", Алинә Айдарова). Казан шәһәре Тынычлык бистәсендә уза торган Сабан туенда Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, Ришат Төхвәтуллин, Данир Сабиров, Фирдүс Тямаев һәм "Турецкий хоры" чыгыш ясадылар.

"Турецкий хоры" татар халык җыры "Ай, былбылым"ны һәм "Туган тел" җырын башкарды. Әлеге җырларны алар махсус Сабан туе бәйрәме өчен өйрәнеп килгән.

Чыгышлары ахырында хор "Бәйрәм белән", дип Сабантуйга җыелган кунакларны саф татар телендә котлады. 

news_right_1
news_right_2
news_bot