Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Буадан хәрби зонага баручыларны озаттылар

Буада өч хәрби хезмәткәрне махсус хәрби операция зонасына озаттылар. Алар Саклану министрлыгы белән контракт төзегән. Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов социаль челтәрләрдә фотолар белән уртаклашкан.
«Ир-атлар йөрәк кушуы буенча аларны хәзер ил көткән урынга юнәлде. Егетләр, без сезнең белән горурланабыз! Өйдә көтәбез», — дип язган район башлыгы.
Үз теләге белән китүчеләрнең берсе, Ленар, Буа районыннан махсус хәрби операция зонасына күп тапкырлар гуманитар йөк озата барган, ә хәзер үзе дә китәргә карар кылган.

Фото: ТР Буа районы матбугат хезмәте
«Тыныч йоклый алмадым, гуманитар ярдәм белән шөгыльләндем. Анда, махсус хәрби операция зонасындагы хәлне күреп, китәргә карар кылдым. Анда мин Россиянең берләшүен, ил буенча күпме кешенең махсус хәрби операция бурычларын хуплавын күрдем», — дип белдерә хәрби хезмәткәр.
Контракт буенча хезмәткә Ленар белән бергә Евгений һәм Максим китә. Максим контракт буенча хезмәт иткән инде, җитди яраланган булган, ләкин тиз арада аякка баскан һәм кабат махсус операция зонасына китә.
«Территориябездә тынычлык булсын, фашистлар монда килеп җитмәсен өчен кабат махсус хәрби операция зонасына барам. Монда тату яшәгез, ә без барыгызны да якларга барабыз», — дип аңлата Максим үзенең мотивациясен.
«Йөрәк кушуы буенча дусларыма ярдәмгә, Ватанны сакларга барам. Барыгызга да сәламәтлек, тизрәк өйгә кайтуыгызны телим. Җиңү безнең кулда булачак», — дип аңлата Евгений контракт буенча хезмәтне сайлавы турында.
Махсус хәрби операция узган елның 24 февраленнән Россия Президенты Владимир Путин карары белән үткәрелә. Россия Хөкүмәтендә күп тапкыр белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатка ирешкәнче дәвам итәчәк.
- Россия Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша күбрәк белергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз