news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тын океанда һәлакәткә очраган суднога “Татарстан” ярдәмгә килеп, экипажын үзенә алган

Һәлакәткә очраган “Ирина” капитаны биргән мәгълүмат буенча, судноның руль идарәсе зарар күргән, двигателе сүнгән, су керә

(Хабаровск, 4 гыйнвар, “Татар-информ”, Денис Постольский). Сахалинның Кунашир утравы турысындагы ярдан 13 миля ераклыкта “Ирина” транспорт рефрижераторы һәлакәткә очрап, SOS сигналы биргән.

Владивостов портына беркетелгән һәм бортында экипаждан 19 әгъзасы, 500 тонналап туңдырылган балык булган әлеге судно тишелеп, су керә башлаган. Экипажны эвакуацияләү өчен, һәлакәткә очраган суднога ярдәмгә “Татарстан” транспорт рефрижераторы килгән. Секундына 30 метрга кадәр җитә торган көчле һәм кискен җил һәм диңгезнең 4-5 метрлы дулкыннары чайкаган шартлар коткару эшләрен авырлаштыра. Моннан тыш, Корсаков портыннан һәлакәт урынына “Атлас” коткару судносы да юлга чыккан, Хабаровскидан - “Ми-8” вертолеты. “Ирина” судносы су өстендә килеш кала бирә, экипаж аның исән калуы өчен соңгы чиккә кадәр көрәшкән, бортта исә индивидуаль коткару чаралары булган. Хәзерге вакытта кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч юк, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ерак Көнчыгыш төбәге үзәгендәгеләр. Ә “Атлас” коткару судносы “Ирина”га ярдәмгә 5е көнне килеп җитәр дип көтелә. Хәзер соңгысы мәсьәләсендә эш итү турында сүз бар, көчле җил һәм дулкыннар биек булу диңгездәге коткару эшләрен авырлаштыра.

Капитан биргән мәгълүмат буенча, судноның руль идарәсе зарар күргән, двигателе сүнгән, су керә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot