Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тылсымлы Түбәтәй
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы «Ядкярләрдә Тукай рухы» әдәби конкурсында җиңү яулаган катнашучыларның эшләрен тәкъдим итә. Әдәби бәйге Татарстан Республикасы Милли музее һәм Габдулла Тукай әдәби музее тарафыннан оештырыла. Әлеге эшләр беренче тапкыр матбугатта тәкъдим ителә.
Нәкъ Казан артында Урман ягында Наратлы дигән авыл бар. Бу авылда кешеләр бик тырыш. Тик менә Илсур дигән малай гына ялкау һәм күп тәртип боза. Илсур 2 класста укый. Мәктәптә нәрсә генә эшләми ул! Укытучысын тыңламый, китаптан карап бармый, тәнәфестә коридорда чаба, кызларның чәчләрен тарта. Балалар дәрес беткәч, өйгә кайта һәм дәресләрен ясыйлар. Илсур гына өй эшләрен ясамый. Ул урамда гына уйный. Песиләрне һәм этләрне дә куып йөри әле. Авылда аның шуклыгын белмәгән кеше юк.
Беркөнне Илсур әнисенә: «Минем башым авырта», – дип әйтеп, мәктәпкә бармыйча калды. Әтисе белән әнисе эшкә китте һәм Илсур урамга уйнарга чыкты. Башка укучылар мәктәптә дәрес укый, ә Илсур мәктәпкә бармады. Шул көнне урамда уйнаганда Илсурны бер Бабай күреп алды. Ул бабай Казаннан бу авылга куршеләргә кунакка килгән. Бабай малайга сорау бирде: «Син, улым, ник мәктәптә түгел?» Илсур көлеп җибәрде: «Мин әнине башым авырта дип алдадым, мәктәпкә бармадым», – диде. Бабай сумкасыннан кара Түбәтәй алды һәм: «Улым, менә шушы Түбәтәйне ки әле!» – дип әйтте. Илсур Түбәтәйне киде. Ул үзен сихри итеп тойды. Бабай Илсурның күзенә карап, Габдулла Тукайның «Эшкә өндәү» шигырен сөйләде.
Моны ишеткәч, Илсурга оят булып китте. «Улым, син бу Түбәтәйне күбрәк киеп йөр», – диде Бабай. Икенче көнне Илсур мәктәпкә Түбәтәйне киеп барды. Шул көннән башлап мәктәптә дәрес калдырмый башлады, укытучыны да тыңлый, тәнәфестә дә үзен яхшы тота башлады. Укытучы һәм укучыларның да исе китте Илсурга. Китапханәгә кереп, китаплар алып чыкты. Өйгә кайткач, китаплар укыды. Ә элек китаплар укымый иде. Кунак бабай укыган шигырь дә бу китапларда бар. Мәктәптән кайткач, чебиләрне ашата, өй эшләрен ясый, әнисенә савыт-сабалар юыша. Менә шулай үзгәрде Илсур. Әллә Илсур үзе үзгәрергә теләде, әллә инде Түбәтәй тылсымлы булды?!
182 нче лицей , Казан шәһәре, 2 сыйныфтан Бәдретдинова Элина Илнар кызы, 2023 ел.
Җитәкче: Нурмиева Рәмзия Хатыбулловна
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз