news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда халык Кыш Бабаен сайладылар: Тылсымчы булып эшләү стажы 55 ел

Татарстанда халык Кыш Бабаен сайладылар: Тылсымчы булып эшләү стажы 55 ел
Фото: трансляциядән стоп-кадр

Татарстанда халык Кыш Бабае булып Актаныш районыннан Робсон Мусин танылды. Аның өчен татарстанлыларның 61 проценты тавыш биргән. Бәйгегә йомгакны 12 сәгатьлек «Яңа ел белән, гаилә!» телемарафонында ясадылар.

Яңа ел тылсымчыларын һәм Актаныш районыннан Кар кызы Алмазия Хаҗиеваны Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева котлады.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«ВКонтакте» битендә Кыш Бабайлар өчен 6 меңнән артык кеше тавыш биргән. Кулланучылар 800гә якын комментарий калдырган.

Питрәч районыннан Евгений Максимов өченче урын алды, аның эш стажы – 15 ел. Аның өчен 17 процент тавыш биргәннәр.

Фото: © трансляциядән стоп-кадр

Икенче урынны Актаныш районыннан Рөстәм Робсон улы Мусин алды (җиңүченең улы – редакция искәрмәсе). Аның стажы – 25 ел. Аның өчен татарстанлыларның 19 проценты тавыш биргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot