news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тыл хезмәтчәне Вазыйх Хәлилуллинга 95 яшь тулды

Татарстанның Апас районыннан тыл хезмәтчәне Вазыйх Хәлилуллин 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Вазыйх Хәлилуллин Иске Йомралы авылында крестьян гаиләсендә өченче бала булып туган. Җиде сыйныфтан соң колхозда эшли башлый. 1958 елда Апас районының Дәүләки авылында механизаторлар курсына укырга керә. 1998 елга кадәр машина-трактор станциясендә һәм колхозда эшли», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Тыл хезмәтчәненең бик күп грамоталары бар, ул хезмәт ветераны исеменә лаек. Хәлиуллин хатыны белән биш бала үстерә. Хәзер ул кызы гаиләсендә яши.

news_right_1
news_right_2
news_bot