news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тыл хезмәтчәне Шаргия Ибраһимовага 95 яшь тулды

Татарстанның Саба районыннан тыл хезмәтчәне Шәргия Ибраһимова бүген 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Шәргия Әхмәтзакир кызы 1931 елның 7 июнендә Татар Икшермәсе авылында туа. 1939 елда мәктәптә укый башлый, җиде сыйныфны тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа нибары ун яшь кенә була. Бу яңалыкны ул үзенең әти-әнисеннән белгән. Укудан соң колхозда эшли, көздән калган бәрәңге җыя, аннан икмәк пешерергә тырышалар», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Шәргия Әхмәтзакировна исенә төшергәнчә, бөтенләй ач вакытта кешеләр кычыткан, алабута һәм ат кузгалагы җыеп ашаганнар. Солдатларга кием тегәләр, бөтен ашлыкны фронтка җибәрәләр, сугышчыларга бияләй һәм оекбашлар бәйлиләр.

1951 елдан Шәргия Әхмәтзакир кызы фермада эшли, сыер сава. 1956 елда Исрафил Ибраһимовка кияүгә чыга. 1966 елда бригадир-хисапчы була. Колхозда 1986 елга кадәр эшли, аннары пенсиягә чыга. Ир белән хатын өч кыз үстерәләр. Исрафил Ибраһимов каты авырудан соң 1985 елда вафат була. Хәзер Шәргия Әхмәтзакировнаның биш оныгы һәм биш оныкчыгы бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot