news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тыл ветераны: Яшь булмасам да, Конституциягә төзәтмәләр өчен тавыш бирәсем килә

Лениногорскида яшәүче тыл ветераны Евдокия Степанюк туксан яшьлек туган көнен бәйрәм итә.

Тыл ветераны: Яшь булмасам да, Конституциягә төзәтмәләр өчен тавыш бирәсем килә
http://leninogorsk-rt.ru/

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», «Лениногорск хәбәрләре»). Тыл ветераны Евдокия Игнатьевна Степанюк үзенең туксан яшьлек туган көнендә Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирде. Бу хакта «Лениногорск хәбәрләре» яза.

Аны шушы истәлекле дата белән котларга килгән Лениногорск районы башлыгының Лениногорск шәһәре буенча урынбасары Гөлфирә Рафикованы Евдокия Игнатьевна бик җылы каршы алды. Гөлфирә Мәҗитовна юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырды, Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хусаиновның котлавын җиткерде, чәчәкләр һәм бүләк тапшырды.

«Сезне бүген юбилеегыз белән котлауга без шатбыз. Сез зур тормыш юлын үткәнсез. Башта авыл җирлегендә эшләгәнсез, фронтка булдыра алганча ярдәм иткәнсез. Соңыннан нефть тармагында хезмәт иткәнсез. Ирегез белән бергә яхшы балалар үстергәнсез. Сезгә сәламәтлек, бәхет, бары изге теләкләр генә телисе килә», — диде Гөлфирә Рафикова.

Шулай ук көнкүреш мәсьәләләр барлыкка килсә, аларны хәл итүдә ярдәм итәчәген дә әйтте, диелә бу хәбәрдә.

Евдокия Степанюк участок сайлау комиссиясе әгъзаларының килүенә сөенде. «Мин яшь булмасам да, Конституциягә кертеләчәк үзгәрешләр өчен тавыш бирәсем килә. Үзем сайлау участогына бара алмыйм — аякларым авырта. Балаларым, оныкларым, оныкчыкларым тыныч, имин яшәсен. Аларның эшләү һәм уку мөмкинлекләре булсын иде», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100