news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тыелган предметларны эзләү өчен, Универсиадага кадәр Казанга 4 күчмә инспекцион-досмотр комплексы кайтартылачак

Куркынычсызлыкны тәэмин итүдә шулай ук кинологлар катнашачак

(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Универсиада ярышлары көннәрендә аэропортта таможня контроле көчәйтеләчәк: ярдәмгә һичшиксез кинологлар да җәлеп ителәчәк. Татарстан таможнясы кинологларыннан тыш, аэропортта эшләү өчен 9 этле хезмәткәр өстәләчәк. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган видеоконференциядә Татарстан таможнясы башлыгы урынбасары, таможня хезмәте полковнигы Максим Чмора хәбәр итте.
“Кинологлар үз этләре белән киләчәк. Кинологик хезмәт наркотик, шартлаткыч матдәләрне эзләү өчен беренче чиратта аэропортта эшләячәк. Тәҗрибә күрсәткәнчә, аэропортта эт булу һәрвакыт тәртипкә өнди. Тыелган предмет үткәрергә теләгән кеше, эт күрсә, аның хәвефләнүе шундук йөзенә чыга. Шулвакыт безнең вазифаи затлар үз вәкаләтләренә керешә”, - дип билгеләп үтте Максим Чмора.
“Дәрәҗәле массакүләм чаралар еш кына җинаятьчел төркемнәрне явызлык кылуга этәрә, шуңа күрә, без, урындагы хезмәткәрләр, эшчәнлегебезне катгыйландырабыз. Универсиадага килүчеләрне киң колач җәеп каршы алу белән беррәттән, беренче чиратта, үз бурычларыбызны сыйфатлы итеп намус белән үтәргә тиешлегебезне истә тотарга тиешбез. Бу мәсьәләдә Универсиада дирекциясе белән актив хезмәттәшлек итәбез, ярышларга киләчәк клиент төркемнәре, төрле илләрдән килүчеләр составы турында мәгълүмат алабыз. Безнең контроль, республика территориясенә наркотик, шартлаткыч матдәләр, экстремистик характердагы әдәбият кертүгә ирек бирмәячәк. Үзебезгә йөкләнгән җаваплылыкны үтәячәгебезгә ышанам”, - дип белдерде Максим Чмора.
Татарстан таможнясының комплекслы иминлеккә үз өлешен кертүе турындагы мәсьәләгә ачыклык кертеп, Максим Чмора, федераль таможня хезмәтләренең төрле предметларны тану буенча югары технологияле җайланмалар белән җиһазлануын күздә тотып, Белгород, Таганрог, Чиләбе, Воронежның чик буе үткәрү пунктларыннан 4 күчмә инспекцион-досмотр комплексы китертеләчәге турында хәбәр итте. Республика җитәкчелеге тарафыннан шундый карар кабул ителгән. “Йөк машиналары базасында урнашачкан әлеге катлаулы комплекслар, транспорт чараларыннан йөкне бушатмыйча гына, тыелган әйберләрне ачыклау мөмкинлеген бирә. Моннан тыш, бу җиһаз, транспорт чарасының төрле запчастьләренә яшеренгән предметларга кадәр күрә. Шул рәвешле, таможняда рәсмиләштерү процессы тиззйәтеләчәк”, - ди Максим Чмора. Аның әйтүенчә, бу комплексларны 15 нче июньнән сынап карау ниятләнә.
“Барлык штаттан тыш чараларга әзерләндек кебек, берсе дә онытылмагандыр дип ышанасы килә. Гадәттән тыш хәлләрдән, янгыннар, массакүләм тәртипсезлекләр, башбаштаклыклар килеп чыккан очракта эш тәртипләре өйрәнелде, махсус укулар узды”, - дип белдерде ТР таможня хезмәте башлыгы урынбасары.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot