news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Тяжело с татарским» антипремиясе «Иске шәһәр»гә һәм Парклар дирекциясенә бирелде

Антипремияне социаль челтәрләрдә рус телендә генә язган өчен тапшырдылар.

«Тяжело с татарским» антипремиясе «Иске шәһәр»гә һәм Парклар дирекциясенә бирелде
Владимир Васильев

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында тапшырыла торган «Тяжело с татарским» антипремиясе «Иске шәһәр» префектурасы, Казан парклары һәм скверлары дирекциясе, Казан кремле музей-тыюлыгына бирелде.

«Аларның социаль челтәрләрендә мәгълүмат бары тик рус телендә генә тәкъдим ителгән», — диде сәхнәдә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим.

Премияне бу минутларда Бауман урамында уздырыла торган «Мин татарча сөйләшәм!» чарасы вакытында тапшырдылар.

Татар телен эшчәнлегендә актив кулланган өчен Рәхмәт хатлары «Татарстан» таксиына һәм «Казан экспо»га тапшырылды.

Узган ел антипремия Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенә бирелгән иде.

Оештыручылар ел саен «Тяжело с татарским» антипремиясен тапшыра. Быел унынчы тапкыр тапшырылган антипремиянең максаты — дәүләт теле булган татар теленә битараф булган оешмаларга игътибар җәлеп итү, аларны татар телен кулланырга өндәү.

Ел дәвамында оештыручылар төрле оешмаларга, татар телен куллануларын сорап, хатлар яза. Татар телен кулланмаган оешмаларга антипремия тапшырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot