news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Тяжело с татарским» антипремиясе Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенә бирелде

Премия әлеге хезмәт сайтында мәгълүматның бары тик рус телендә генә тәкъдим ителгәне өчен тапшырылды.

«Тяжело с татарским» антипремиясе Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенә бирелде
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Мин татарча сөйләшәм» хәрәкәте кысаларында һәр елны «Тяжело с татарским» антипремиясе тапшырыла. Быел ул Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенә бирелде. Бу хакта «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең туры эфирында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов хәбәр итте.

«Быелгы премияне Федераль дәүләт статистика хезмәтенә бирәбез. Быел без аларга берничә тапкыр мөрәҗәгать җибәрдек, ни өчен сайтыгызда татар телендә мәгълүмат юк, дигән сорау бирдек. Россия Федерациясендә бер генә дәүләт теле кулланыла, дигән җавап ишеттек. Канунны карасак, бу — дөреслеккә туры килми. Хәтта Дәүләт Думасында да Россия халыклары телендә дә чыгыш ясарга була», — диде ул.

Айрат Фәйзрахманов республиканың дәүләт телләре кулланылырга тиеш дип белдерде. «Кызганыч, татар телен кулланмау гражданлык хокукларын боза дип уйлыйм. Федераль дәүләт статистика хезмәтенең мондый җавабы хәтта федераль канунга да каршы килә дип әйтеп була», — диде ул.

«Төрле дәүләт һәм коммерцияле оешмалар эшчәнлегендә татар теле кулланылышка керсен, рус теле белән бертигез дәрәҗәдә булсын, дигән теләк бар иде. Без позитив яктан хәл итәргә тырышабыз: баштан хатлар язабыз, татар телен кулланыйк әле, дибез. Мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышабыз. Әмма һәр оешма да безне ишетми. Шуңа күрә дә әлеге премия тапшырыла», — дип аңлатып үтте хәрәкәт активисты Рашат Якупов.

Акция активисты Римма Бикмөхәммәтова әлеге эшчәнлек аркасында тел активистлары артты дип саный. «Русча, инглизчә бар, ни өчен татар телендә дә мәгълүмат юк дип сукранып йөреп кенә түгел, рәсми хат язып, аңлатучылар бихисап. Бу — Татарстанны аерып торучы үзенчәлек икәнен аңлыйлар. Элек бу проблемага игътибар итүче күп түгел иде. Әйтә торгач, икетеллелек проблемасы хакында хакимият кешеләре дә сөйли башлады», — ди ул.

«Тяжело с татарским» антипремиясе 2012 елдан бирле бирелә. Ул татар телен кулланырга тиеш булган, ләкин аны ниндидер сәбәпләр аркасында үз эшчәнлекләрендә кулланмаган дәүләт оешмаларына тапшырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100