news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Тяжело с татарским” антипремиясе быел кайсы оешмаларга биреләчәге мәгълүм булды

Әлеге премия татар телен кулланмый торган оешмаларга тапшырыла.

“Тяжело с татарским” антипремиясе быел кайсы оешмаларга биреләчәге мәгълүм булды
Султан Исхаков

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында “Тяжело с татарским” антипремиясе быел кайсы оешмаларга биреләчәге мәгълүм булды. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә проект җиткәчесе Римма Бикмөхәммәтова хәбәр итте.

“Быел без министрлыкларны “тынычлыкта” калдырырга булдык һәм Казан шәһәрендә халыкка хезмәт күрсәтә торган муниципаль органнарга игътибарыбызны юнәлттек. Шул рәвешле, Казан Башкарма комитетына караган барлык комитетларны һәм идарәләрне тикшерергә булдык. Кешеләр белән аеруча тыгыз эшләгән идарәләр һәм башкаланың 4 район хакимият органы — барысы 29 оешма тикшерелде”, - диде Римма Бикмөхәммәтова.

“Антипремия” тапшыручылар оешмаларның элмә такталары ике телдә язылуын, аларда хата булу-булмавын, халыкка хезмәт күрсәткәндә дәүләт телендә җавап бирү-бирмәүләрен, органнарның сайтларында татарча мәгълүмат булу-булмавын, норматив актларның татарчага тәрҗемә ителү-ителмәвен тикшергән.

Казан районнары хакимиятләре арасында иң түбән баллны Совет районы җыйган.

“Шалтыратып, татарча мөрәҗәгать иткәннән соң, безгә бик ямьсез итеп җавап бирделәр”, - ди Р. Бикмөхәммәтова.

Казанның ЗАГС, Мәдәният һәм Халыкны социаль яклау идарәләре дә ике дәүләт телен кулланмаучылар исемлегендә.

Башка хакимиятләргә шалтыратканда, алар татар телендә хезмәт күрсәтә алырдай белгечне тапты, ди проект җитәкчесе.

“Иске шәһәр” префектурасы һәм Казанның Туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитетында эшләүчеләр исә, киресенчә, проектны гамәлгә ашыручылар күңеленә хуш килгән. Алар бик ачык һәм татарча әйбәт сөйләшә, диде Римма Бикмөхәммәтова.

Казан шәһәр Думасы Аппараты, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин, Вахитов һәм Идел буе районнары хакимиятләре шулай ук ике дәүләт телен дә бер дәрәҗәдә куллануы ачыкланган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100